TATARSTAN FMРейтинг: 0

Гөлназ Асаевага егете кыйбатлы машина бүләк иткән!

17-02-2016 | 14:58
Просмотров:171Сегодня:1
Гөлназ Асаевага егете кыйбатлы машина бүләк иткән!
Күптән түгел генә Казаннан Уфага күченеп киткән яшь җырчы Гөлназ Асаевага сөйгән егете Mercedes машинасы бүләк иткән. Ләкин Гөлназ мондый зур бүләкне алудан баш тарткан!

 - Ул – Казан егете, бер-беребезне кечкенәдән белсәк тә, ике ел элек кенә очраша башладык. Гел Уфага килеп йөри. Гашыйклар көненә, кызганыч, килә алмады, ләкин бүләген курьер аша җибәрде. Машинага килгәндә, минем өчен ул - зур бүләк. Бу дөньяда болай гына берни дә булмый, аңа җавап итеп барыбер берәр әйбер кирәк булыр иде. Иң яхшысы: үз көчең, үз тырышлыгың белән сатып алу, – дип сөйләде Intertat.ruхәбәрчесенә Гөлназ Асаева. 

Аның каравы, Гөлназ әйтүенчә, бу хәл клип төшерү өчен менә дигән идея булган. “Сау бул, җаным» җырының клибында егете Гөлназга машина бүләк итә. Клип 8 мартта экраннарга чыгар, дип көтелә. Җырчы машина йөртә белсә дә, әлегә аның машина йөртү таныклыгы юк. “Быел җәй “права” алачакмын, Алла боерса”, – диде ул.

                                                                                                                  17.02.2016

Комментарии
Оставить комментарий
Чтобы оставить комментарий
Войдите